news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр

Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк.

Казанда басма продукцияне нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеген төзеделәр
Михаил Захаров

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда басма матбугатны популярлаштыру һәм үстерү максатыннан «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешмасын төзеделәр. Бу турыда бүген Татарстан Журналистлар берлеге йортында узган басма матбугатны нәшер итүчеләр һәм таратучылар очрашуында билгеле булды.

Утырыш барышында «Татарстан басма продукциясен нәшер итүчеләр һәм таратучылар берлеге» коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе итеп бертавыштан «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова сайланды.

«Венера Абдулловна – бу хәрәкәтнең төп инициаторы. Ул газета мәнфәгатьләрен дә саклый, басма матбугатны ваклап сату өчен дә көрәшә. Бу бик мөһим», — дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Берлек басма матбугатны нәшер итү һәм тарату өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итү юнәлешендә эш алып барачак.

14 дәүләт һәм шәхси массакүләм мәгълүмат чаралары Берлеккә керү турында теләк белдергән инде.

2019 ел мәгълүматлары буенча, Татарстан матбугат киосклары белән тәэмин ителү буенча Россиядә 74нче урынны алган. Әмма җыелышта катнашучылар сүзләренчә, күпчелек аудитория интернетка күчсә дә, басма матбугат чаралары укучылар арасында элеккечә популярлык казана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100