news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Башкортстанның Салават театры гастрольләре башланды

Казанда Башкортстанның Салават театры гастрольләре башланды
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Башкортстанның Салават театры өч көн дәвамында Казанда спектакльләр күрсәтәчәк. Гастрольләр бүген Кариев театры сәхнәсендә Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча Ренат Әюпов куйган спектакль белән башланды.

«Казанда зур бәйрәм – Салават башкорт театры гастрольләр белән килде. Алар сезгә иң матур спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Бу көчле гастрольләрдә коллегаларга иҗат биеклеге телим», – диде спектакль алдыннан Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Ул ике театрның дуслыгы турында әйтте. Тиздән үзләренең дә Салават шәһәренә гастрольләргә җыенуларын сөйләде һәм гастрольләрне ачык дип игълан итте.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар Салават театры вәкилләренә театр бүләкләрен тапшырды. Ренат Әюповка кушылып, үзләренең Салават театрына гастрольләргә ноябрь аенда барачагын әйтте.

Салават театры директоры Айбулат Кутушев үзләрен җылы итеп кабул иткән дусларына рәхмәтләрен җиткерде. «Дуслык күпере нык булыр дип ышанам. Без – сезгә, сез безгә сәнгать җимешләрен таныштырып торырбыз», – диде ул.

Салават театрында «Безнең өйнең яме» спектакле 2019 елда куелган. Салават театры вәкилләре әлеге спектакльнең тамашачы тарафыннан бик яратылуын әйтә.

«Безнең өйнең яме» повесте буенча инсценировка Ренат Әюпов язган, режиссеры да үзе.

  • Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча Башкортстанда «Сестренка» фильмы төшерелде һәм тамашачының уңай бәясен алды.
  • Салават театры иртәгә гастрольләрен «Әйбәт кыз Лида» спектакле белән дәвам итә. 14 сентябрьдә «Абау, димче килә» спектакле белән ябыла. Спектакльләр көнгә ике мәртәбә күрсәтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100