news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Башкортстаннан татар журналистының «Прасковья» инклюзив спектакле тәкъдим ителә

Әлеге әсәрне Башкортстанның журналистика ветераны, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы, татар милли хәрәкәте вәкиле Халисә Рәйхан «Иҗади күпер» төбәкара проекты кысаларында иҗат иткән.

Казанда Башкортстаннан татар журналистының «Прасковья» инклюзив спектакле тәкъдим ителә
Фотоны Халисә Рәйхан тәкъдим итте.

20 апрельдә Казанның «Залесный» концертлар залында Башкортстан тележурналисты Халисә Рәйхан «Иҗади күпер» төбәкара проекты кысаларында язган «Прасковья» инклюзив спектакле була.

«2024 ел — Гаилә елы. Россиядә гаилә — бик мөһим һәм кадерле төшенчә. Гаилә җәмгыятебезнең нигезе, аның тоткасы. Гаилә йолалары һәм аның тарихы — ул ил елъязмасы. «Прасковья» әсәрендә бер хатын-кыз язмышы аша тоташ бер гаилә язмышын күрсәтелә. Алай гына да түгел, ул чорда илдә барган вакыйгалар сурәтләнә, Бөек Ватан сугышы михнәтләре дә чагылыш таба», — диде Башкортстанның журналистика ветераны, РФ һәм БР Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Рәйхан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Автор әйтүенчә, спектакль Башкортстан татарлары арасында бик җылы кабул ителгән.

Татар телендәге спектакльне Нефтекама шәһәре режиссёры Илмира Әгълетдинова сәхнәләштергән. Әсәрдә үзешчән актёрлар уйный.

Казанга әлеге спектакль белән гастрольләр «Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» гранты ярдәмендә мөмкин булган.

«Прасковья» спектакле 20 апрельдә 14.00 сәгатьтә башлана. Сәхнә әсәре 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен тәкъдим ителә. Керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100