Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Башкортстан шагыйрәсе Клара Низаева-Вәлиеваның «Йөрәк моңы» китабы басылды

Башкортстанның Чакмагыш районының Аблай авылында туып-үскән билгеле шагыйрә Клара Низаева-Вәлиеваның чираттагы яңа «Йөрәк моңы» дип аталган китабы нәшер ителгән. Язучының шигырьләре тупланган китап Казандагы басмаханәдә чыгарылган.
«Зур шатлыгым, куанычым белән уртаклашам. Казанда «Йөрәк моңы» исемле китабым бастырылды. Күптәнге хыялым тормышка ашты, шатлыгымның чиге юк», — дип сөйләде Клара Низаева-Вәлиева «Татар-информ»га.
Шулай ук әңгәмәдәш иҗат турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Ижат — минем өчен эчке кичерешләрдән ургылып чыккан хис-тойгылар. Алар ташып чыкканда, ниндидер сихри тылсымның, хыялларга уратып, ижат кылларына алып киткәнен үзең дә сизми каласың. Гомумән, туган телебезне саклауда нәкъ ижат кешеләре бик зур өлеш кертә, дип уйлыйм», — диде шагыйрә.
Кереш сүзне китапка Чаллыдан галимә, филология фәннәре кандидаты, доцент һәм шагыйрә Рәзинә Мөһияр язган. Басма 5 бүлектән тора.

Фото: © «Татар-информ» өчен Клара Низаева-Вәлиеваның шәхси архивыннан тәкъдим ителде
- Клара Низаева-Вәлиева — Башкортстан журналистикасы аксакалы, танылган язучы һәм шагыйрь Әгъдәл Низаевның сеңлесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз