news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме узачак

«Тормыш агачы» проекты Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме белән яңадан башлана. Ул 5 июльдә Горький паркында узачак. Кичә программасында – мастер-класслар, балалар квесты, курайчыдан концерт, шулай ук халык көйләре белән диджей-сет, диелә Казан мэриясе хәбәрендә.

Бәйрәм мәйданчыклары 18:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Аларда милли костюмнар, бизәнү әйберләре, декоратив-кулланма сәнгать әйберләре, кубыз һәм курай халык музыка кораллары тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунакларын шулай ук халык мәкальләре һәм башкорт уеннары белән таныштырачаклар.

Теләге булган һәркем башкорт орнаменты белән милли күкрәк бизәге ясый, агач савыт-сабага рәсем төшерә, шулай ук киез басу һәм чигү буенча мастер-классларда катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100