news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме була

Казанда башкорт мәдәнияте бәйрәме була

Казан мэриясе Татарстан Республикасында яшәүче халыклар мәдәнияте белән таныштыруын дәвам итә. 5 июль 18.00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» проекты чаралары кысаларында башкорт мәдәнияте бәйрәме уза. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бирегә килүчеләр милли костюмнар, декоратив-гамәли сәнгать, традицион уеннар, мәкальләр, башкортларның музыка уен кораллары белән таныша, шулай ук традицион башкорт музыка уен коралларында – кубыз һәм курайда уйнарга өйрәнә ала. Башкорт изүе, агач савыт-сабага бизәкләр ясау, башкорт орнаменты белән брошь ясау, киез туку һәм чигү буенча мастер-класслар оештырыла.

Балалар өчен әкият персонажлары белән «Урман серләре» квест-программасы оештырыла, һәркем урман герое белән истәлекле фотога да төшә ала. «Әкият аланы» мәйданчыгында балалар башкорт әкиятләре белән таныша, ә «Балачак аланы»нда балыкларның исемнәрен башкорт телендә беләчәк.

Төп мәйданчыкта башкорт биюе буенча мастер-классны Уфа шәһәреннән килгән «Самауырлы ритайым» проектында катнашучылар уздыра. Иҗади номерлар белән Түбән Кама шәһәреннән «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, Яр Чаллы шәһәреннән «Гөлнәзирә» халык фольклор ансамбле, Казан шәһәреннән «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле, күпмилләтле «Zakaria» фолк-төркеме, җырчы-инструменталист Илнур Коләхмәтов чыгыш ясый.

Бәйрәмнең төп хедлайнеры Башкортстан Республикасының популяр курайчысы, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов була. Бәйрәм кунаклары музыка дөньясына чумып, башкорт кураеның заманча яңгырашын бәяли алачак. Кичә танылган Казан диджее Malsi Musicның башкорт көйләреннән торган диджей-сет белән тәмамланачак, ди оешытыручылар.

19 июльдә чара рус мәдәниятенә, 2 августта – татар мәдәниятенә багышланачак. 22 августта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында проектның «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән йомгаклау чарасында Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләре җыела. Биредә узган елда үз мәдәнияте белән таныштырган халыклар да булачак: марилар, чуашлар, мордвалар һәм удмуртлар. Бәйрәмгә килгән кунаклар Идел буе төбәгенең бөтен күптөрлелеген бер ноктада күрә алачак, диелә хәбәрдә.

Проект 2022 елның җәендә башланды һәм мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланды. Ул Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауны һәм популярлаштыруны максат итеп куйган. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

5 июль программасы:

  • 18.00 – мәйданчыклар эше («Традицион костюм һәм аның элементлары», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Урман серләре» квест программасы, «Уен кораллары», «Балачак аланы», «Әкият аланы»)
  • 18.00 – фольклор коллективлар чыгышы
  • 18.50 – башорт биюе буенча мастер-класс
  • 19.15 – «Zakaria» фольклор төркеме чыгышы
  • 19.25 – Юлай Касыймов
  • 19.50 – диджей Malsi musicтан башкорт бию көйләренннән торган DJ-set.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100