news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-парк проектын тәкъдим иттеләр

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге яңа IT-парк проектын тәкъдим иттеләр

Татарстан башкаласында яңа IT-парк проектын тәкъдим иттеләр, ул танылган математик Бәшир Рәмиев исемен йөртәчәк. IT-парк ике блоктан торачак, аларның берсе элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы территориясендә урнашса, икенчесе аның янәшәсендә төзеләчәк һәм элеккеге фабрика белән тоташтырыла, ә алар арасында иҗтимагый киңлек урын алыр дип көтелә.

IT-парк директоры Александр Борисов хәбәр иткәнчә, яңа паркның мәйданы 43,3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, бу элеккегесенә караганда бер ярым тапкырга күбрәк. Яңа биналар 3 меңгә якын хезмәткәрне эш урыннары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа паркның беренче катында балалар технопаркы, киберспорт аренасы, спорт залы, даруханә, барбершоп, кафе, сатучысыз кибет һәм ресторан була.

Икенче катта бизнес-инкубатор, цифрлы китапханә һәм коворкинг, конференцияләр залы, киберполигон, шулай ук терраса һәм офислар урнашыр дип көтелә. Өченче каттан җиденче катка кадәр резидентлар өчен офислар каралган. Өстәвенә, алар никадәр югарырак урнашса, мәйданы да шулкадәр зуррак булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100