news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Башмагым” уйналачак

22 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры танылган “Башмагым” музыкаль комедиясен тәкъдим итә

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 22 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулу уңаеннан Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театры танылган “Башмагым” музыкаль комедиясен тәкъдим итә.
Концерт залының концертлар бүлегеннән алган хәбәргә күрә, спектакльдә баш рольләрне халыкара конкурслар лауреатлары – Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Артур Исламов башкарачак. Куелышта консерваториянең вокал факультеты шәкертләре, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры, халыкара конкурслар лауреаты булган “Татарика” оркестры да катнаша.
Оркестр белән ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов дирижерлык итәчәк. Музыкаль тамашаны режиссер, ТР атказанган артисты Рөстәм Фәтхуллин куя. Куелышның рәссамы – Булат Ибраһимов һәм сәнгать җитәкчесе – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәббарова.

news_right_1
news_right_2
news_bot