news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда башлангыч сыйныф укучылары көнкүреш калдыклары мәсьәләсен күтәреп чыккан

96 нчы гимназиядә "Петров укулары"нда 8 иҗади проект тәкъдим ителгән.

Казанда башлангыч сыйныф укучылары көнкүреш калдыклары мәсьәләсен күтәреп чыккан
http://eco.tatarstan.ru

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). Көнкүреш калдыкларын ничек икенчел чимал буларак кулланырга, чүпне сортларга аеру кыенмы – Казанның 96 нчы гимназиясендә болар һәм башка нәрсәләр хакында сөйләштеләр. Биредә Казан мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укучылар арасында "Петров укулары" дигән фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар "Экология" темасы буенча 8 проект тәкъдим итте. Аларның күбесе калдыклар проблемасына багышланган иде. 96 гимназиянең 4нче сыйныф  укучылары Егор Бохон һәм Алиса Хохорина  калдыкларны сортларга аеру буенча яшьтәшләре арасында анкета уздырган. "Сораштыру күрсәткәнчә, чүпне араларга кирәклеге турында бөтенесе дә белә диярлек, ләкин сораштыруда катнашучыларның нибары яртысы гына аны сортларга аера", – ди укучылар.

2нче сыйныфта укучы Аделина Абдрахманова эше аеруча зур кызыксыну уятты. Ул тикшеренү эшенә иҗади якын килгән – пластик кашыклардан күлмәк ясаган. "Күлмәк тегү өчен миңа 500 пластик кашык кирәк булды. Кул эшләнмәләре өчен икенчел чималны кулланып, без табигатебезнең чисталыгын саклый алабыз", – ди конференциядә катнашучы кыз.

28 нче гимназиянең 4 сыйныфында укучы Диана Әхмәтова мастер-класста үзенең яшьтәшләрен тукымадан ЭКОбукчалар ясарга өйрәтте.

"Конференция мәктәп укучылары өчен үзләренең тикшеренү эшләрен күрсәтү мөмкинлеген бирде, шул ук вакытта әйләнә-тирә мохитне өйрәнү һәм саклау буенча тәҗрибә уртаклашу өчен җирлек тә булды", – диде жюри вәкиле, ТР Экоминистрлыгының ҮТИ белгече Василий Демьянов.

Чара тәмамлангач иң яхшы эшләрнең авторлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100