Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда башлангыч сыйныф, математика, рус теле һәм физика укытучылары җитми
Педагоглар кытлыгын мөгаллимнәргә йөкләмәне арттыру хисабына компенсацияләячәкләр.
(Казан, 20 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда яңа уку елы алдыннан башлангыч сыйныфлар (барлыгы 50 кеше), математика (20), рус теле (10) һәм физика (6) укытучылары җитми. Шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«Шәһәр күләмендә караганда, бу алай ук зур сан түгел», - дип искәртте Һидиятов.
Идарә башлыгы сүзләренчә, август ахырына кадәр әлеге вакансияләргә яңа кешеләр чакырачаклар. Әгәр алай да укытучылар җитеп бетмәсә, педагоглар кытлыгын мөгаллимнәргә йөкләмәне арттыру хисабына компенсацияләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз