news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда башлангыч мәктәптә яңа федераль белем бирү стандартын кертү турында фикерләшәләр

Семинарда федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүнең көнүзәк мәсьәләләре, шул исәптән, яңа стандарт нигезендә, учреждениенең төп белем

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Иртәгә – 18 мартта Казанның 33 нче мәктәбе базасында “Башлангыч һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты үзенчәлекләре” дип аталган республикакүләм өйрәтү семинары уза. Ике көнлек семинарда стандартны эшләүчеләр, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, министрлык вәкилләре катнаша.

Семинарга урыннардагы информацион-методика үзәкләре җитәкчеләре һәм мәгариф идарәләренең (бүлекләре) башлангыч белем бирүгә җаваплы белгечләре, 2010 елның 1 сентябреннән федераль стандартны гамәлгә кертергә әзер булган гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм башланыч сыйныф укытучылары чакырыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, семинарда федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертүнең көнүзәк мәсьәләләре, шул исәптән, яңа стандарт нигезендә, учреждениенең төп белем бирү программасы төзелеше һәм белем бирү процессын оештыру; “Перспектива” һәм “Россия мәктәбе” укыту–методик комплектларында федераль стандартны тормышка ашыру һ.б. мәсьәләләр каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot