news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Башкортстан шагыйрьләре әдәби кичәдә катнаша

Кичәне "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Казанда Башкортстан шагыйрьләре әдәби кичәдә катнаша
Рамиль Гали

(Казан, 22 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең һәм язучыларының әдәби-музыкаль кичәсен 88 яшьлек көр күңелле татар шагыйре Марат Кәримов башлап җибәрде. Башкортстанның халык шагыйре үзенең шаян шигырьләрен укыды.

Әдәби-музыкаль кичә “Казан” милли мәдәният үзәгендә бара. Кичәне "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

Кичә турында "Татар-информ" хәбәрчесенә танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев мәгълүмат бирде. "Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре һәм язучыларының Казанга җыелып килүе традициягә керде. Бу инде өч-дүрт ел дәвам итә. Биредә алар Татарстан Язучылар берлегендә каләмдәшләре белән очрашалар. Редакцияләрдә булалар, үз иҗатларын күрсәтәләр, проблемалары белән уртаклашалар, зарларын да сөйлиләр. Башкортстан язучыларының Казанга сәяхәте шушы үзенчәлекле гала-концерт - әдәби-музыкаль кичә белән тәмамлана. Бүген төнлә алар автобуска утырып юлга кузгалалар", - диде ул.

Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты оештырды. Делегация җитәкчесе - Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов.

Әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьләр Марат Кәримов, Закир Әкбәров, Рәфис Зыязетдинов, Илдус Фазлытдинов, Венера Мәҗитова, Асия Яппарова. Әлфир Якупов, Ринат Апачев, Заһит Мурсиев, Нурлан Ганиев, Наил Хәкимов, Дилбәр Булатовалар үз шигырьләрен укыйлар. Шагыйрьләрнең шигырьләрен җырчылар «Фәридә-Алсу» дуэты, Рөстәм Асаев, Рәдиф Зарипов, Айрат Халиков, Вәсил Галимов, Нурия Басыйрова, Хәлимә Якупова, Айзат Шәйхелмарданов җыр итеп яңгырата.

Бәйрәмне Нурлан Ганиев һәм Җәмилә Зарипова алып бара.

Залда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шагыйрьләр Ркаил Зәйдулла, Рафис Корбан, Нәҗибә Сафина, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов та бар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100