news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Башкортстан Милли яшьләр театры гастрольләре бара

Уфа артистлары өч көнгә алты спектакль алып килгәннәр.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Яшь тамашачы театрында Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр театры гастрольләре бара. Уфа театрының рус труппасы Казанга алты спектакль алып килгән. Көн саен икешәр спектакль күрсәтелә. Аларның көндезгеләре балалар өчен булса, кичкеләре өлкәннәргә тәкъдим ителә.

Кичә гастрольләр Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары» һәм «Оскар» лаунж-комедиясе белән ачылды. Бүген көндез Э.Т.А. Гофманның «Щелкунчик» музыкаль әкияте күрсәтелде. Кич П. О. Бомаршеның «Женитьба Фигаро» спектакле була.

Иртәгә артистлар Ш.Перро әкияте мотивлары буенча «Золушка» музыкаль-эксцентрик тамаша тәкъдим итәчәкләр. Гастрольләр М. Камолеттиның «Гарнир по-французски» комедиясе белән ябыла.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, спектакльләр аншлаг белән бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100