news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның татар телендәге китабы тәкъдим ителә

«Нахак» җыентыгы «„Казан утлары“ китапханәсе» сериясендә алтынчы китап булды.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 3 сентябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә яшь башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның «Нахак» китабын тәкъдим итү кичәсе була.

Китап татар телендә басылды. «Нахак» җыентыгы «„Казан утлары“ китапханәсе» сериясендә алтынчы китап булды. Pocketbook форматындагы китаплар сериясе «Казан утлары» журналы тарафыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән нәшер ителә.

«Урам балалары» повесте һәм «Нахак» хикәясе геройлары — катлаулы язмышлы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшүсмерләр. Аларга тормышта үз юлларын мөстәкыйль салырга туры килә. Унөч яшьлек Данил — ятим бала, урамда яши, әмма төзүче булырга һәм үз йортын салырга хыяллана. «Нахак» хикәясе герое Иделгә яла якканнар, ул олылар дөньясында хакыйкатьне эзләргә мәҗбүр.

Чарада китап авторы Айгиз Баймөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Казан утлары» редакциясе, язучылар, журналистлар катнашачак, дип хәбәр ителә Язучылар берлеге сайтында. Чара 15.00 сәгатьтә башлана

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100