news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Башкорт театры гастрольләре тарихи драма белән ачылды

Иртәгә гастрольләр лирик драма белән дәвам итәчәк.

Казанда Башкорт театры гастрольләре тарихи драма белән ачылды
Александр Эшкинин

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). М.Гафури исемендәге Башкорт академия театры Казан гастрольләрен яу чапкан башкорт яугирләренә багышланган “Каһым түрә” героик драмасы (Б.Бикбай, Х.Иргалин) белән башлап җибәрде. Бер атналык гастрольләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә бара.

Кичә театрның гастрольләре башлану уңаеннан Башкорт дәүләт драма театры коллективын сәхнәдән Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, театрның олпат актерлары Наил Дунаев, Равил Шәрәфиев, Наилә Гәрәева, Рузия Мотыйгуллина, Әзһәр Шакировлар сәламләде. Фәрит Бикчәнтәев киләсе елда “Нәүрүз” театр фестиваленең башкорт театрына багышланачагы турында карар кабул ителүен әйтте. Бу киләсе елга башкорт театрының һәм күренекле башкорт әдибе Мостай Кәримнең йөз еллыгы белән бәйле.

Башкорт театры коллективы алып килгән тарихи спектакль патриотизм хисе белән сугыралган. Исеме җырларга салынган Каһым түрә 500 яугир исәпләнгән 28 башкорт полкының берсен җитәкли. Башкорт галимнәре җырда реаль шәхес Каһым Мырзашев турында сүз бара диләр, бу шәхескә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак районында һәйкәл дә куелган.

Әлеге күпъяклы, катлаулы шәхеснең 1812 елгы Ватан сугышында тотҡан урыны, үлемсез батырлыгы башҡорт халҡын кызыксындырудан туҡтамый. Аның ат менгән килеш Парижга барып җитеп, кире кайтып барганда кем кулыннан һәлак булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Спектакльдә Каһым түрә немец офицеры котыртуы буенча үз милләттәше салган агудан үлә. Туган илдән еракта, чит җирләрдә аңа яугир-юлбашсы бурычын үтәргә нинди илаһи көч кодрәт биргән? Ни өчен «Ҡаһым түрә» халык җыры әлегәчә популяр? Шушындый катлаулы дәвердә башкорт яугирләрен туган илгә намуслы хезмәт итәргә нәрсә этәргән? Башкорт театры артистлары сәхнәдән шул сорауларга җавап эзләде.

Каһым түрә ролендә Казан тамашачысына яхшы таныш башкортстанның халык артисты Азамат Гафаров – күренекле Фидан Гафаровның улы. Куючы режиссер – Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Олег Ханов, рәссам - “Алтын битлек” театраль премиясе лауреаты Альберт Нестеров, композитор – Урал Иделбаев.

Гастрольләр иртәгә көндез театрның Кече залында балалар өчен куелган “Итекле песи” (Ш.Перро, В.Ганзенко) спектакле һәм кич “Ул бит кичә иде” (автор – Айгөл Әхмәтгалиева, режиссер - Айрат Әбүшахманов) лирик комедиясе белән дәвам итә.

Игътибар! Балалар өчен куелган спектакль рус телендә бара.

Гастрольләр 16 апрель көнне сәхнәләштерелгән тамаша белән тәмамлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100