news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Барс» белән «Дизель» очраша

Өч ай дәвамында «Дизель» үз кураторларыннан финанс ярдәм алмады, хәтта баш күтәрүгә кадәр барып җиттеләр

  (Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Югары хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчында «Барс» Пензаның «Дизель» командасы белән очраша.
Матч Казанның Спорт сараенда 19.00 сәгатьтә башлана. «Барс» – «Дизель» матчында Александр Таранов (Ярославль), Александр Сорокоумов, Сергей Юдаков (Мәскәү) судья бригадалары хезмәт күрсәтә.
Өч ай дәвамында «Дизель» үз кураторларыннан финанс ярдәм алмады, хәтта баш күтәрүгә кадәр барып җиттеләр. 26 декабрьдә Пенза өлкәсе хөкүмәте “Дизель” командасына хезмәт хакы буенча бөтен бурычны түләп бетергән.
20 октябрьдә Пензада узган матчта “барс”лылар тәҗрибәле хуҗаларга 2:3 исәбе белән оттырды, дип хәбәр итә казанлылар матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100