news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда барлык төр автомобиль ягулыгы кыйммәтләнә төште

Күтәрелә төшүенә карамастан, Татарстан башкаласында сатылучы АИ-92,93 ле бензин Идел буенда иң арзанлысы. Шулай да Казан иң очсызлы дизель ягулыгы һәм АИ-95 ле бензин сатылучы үзәк статусын югалткан

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). 15 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 бензинның литры уртача 18 сум 83 тиен, АИ-92,93 ле бензинныкы-19 сум 20 тиен, АИ-95 ле ягулык бәясе-22 сум 4 тиен тора. Дизель ягулыгының литры уртача 18 сум 26 тиенннән сатыла. Моннан күренгәнчә, узган атнада барлык төр мотор ягулыгы бәясендә арту ягына үзгәрешләр күзгә ташлана. А-76 лы бензин хакы бер атна эчендә 10 тиенгә, АИ-92,93 ле бензин-38 тиенгә, АИ-95 ле-15 тиенгә, дизель ягулыгы 50 тиенгә күтәрелгән. Ә менә Уфа, Самара, Киров, Пенза, Саратов һәм Пермь шәһәрләрендә ягулык бәясе үзгәрешсез калган.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР идарәсеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада Идел буенда иң кыйммәтле А-76 лы бензин (19 сум 50 тиен) - Кировта, АИ-92,93 ле бензин (21 сум 74 тиен), АИ-95 ле ягулык (23 сум 69 тиен) һәм литры 19 сум 67 тиен торган дизель ягулыгы Түбән Новгородта сатылган.

Кыйммәтләнә төшүенә карамастан, Татарстан башкаласында сатылучы АИ-92,93 ле бензин Идел буе төбәгендә иң арзанлысы булып кала. Шулай да Казан иң очсызлы дизель ягулыгы һәм АИ-95 ле бензин сатылучы үзәк статусын югалткан. Узган атнада иң арзанлы (17 сум 58 тиенлек) А-76, АИ-95 ле бензин (21 сум 95 тиен) - Пензада, 18 сум 4 тиен торган дизель ягулыгы Самарада теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100