Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда барлык марка бензин кыйммәтләнде
Шуңа карамастан, бездәге АИ-92,93 ле бензин округта иң арзанлысы булып кала
(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында А-76 лы бензинның уртача бәясе 47 тиенгә, АИ-92,93 ле ягулыкныкы-97 тиенгә, АИ-95 ле ягулык-21 тиенгә күтәрелде. Дизель ягулыгы бәясе, киресенчә, 23 тиенгә арзанайды. 12 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда А-76 лы бензинның лиры уртача 19 сум 34 тиен, АИ-92,93 ле бензин-20 сум 63 тиен, АИ-95 ле ягулык-22 сум 68 тиен, дизель ягулыгы-17 сум 26 тиен тора.
Узган атнада Идел буе федераль округы төбәкләре башкалалары арасында Уфа, Киров һәм Ижевски калаларында мотор ягулыгы бәяләре үзгәреш кичермәгән. Татарстанстат хәбәр иткәнчә, узган атнада Идел буенда иң кыйммәтле А-76 лы бензин (литры 20 сум 33 тиен) Йошкар-Олада, литры 22 сум 80 тиен торган кыйммәтле АИ-92,93 ле ягулык һәм 24 сум 69 тиенлек АИ-95 ле бензин Түбән Новгородта сатылган. Иң югары бәяле дизель ягулыгы (19 сум 56 тиенлек) –Чабаксарда теркәлгән.
Бәясе төшү сәбәпле, Казанда сатылучы дизель ягулыгы узган атна йомгаклары буенча округта иң арзанлысы. Бәясе күтәрелүгә карамастан, бездәге АИ-92,93 ле бензин Идел буенда һаман да иң арзанлысы булып кала. Очсызлы А-76 (17 сум 97 тиенлек) һәм АИ-95 ле бензиннары (22 сум 46 тиенлек) Пензада сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз