Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда барлык марка бензин бәясенең артуы күзәтелә
Бераз күтәрелүенә карамастан, АИ-92,93 ле бензинның иң арзанлысы Татарстан башкаласында сатыла
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”). 24 февральгә булган мәгълүматларга караганда, Казанда барлык марка бензин бәясенең артуы күзәтелә. Хәзер А-76 лы ягулыкның литры уртача 18 сум 86 тиен, АИ-92,93 лесенеке- 19 сум 35 тиен, АИ-95 ле бензинныкы- 22 сум 13 тиен тора. Дизель ягулыгы хакы да беркадәр артып, литры уртача 18 сум 36 тиеннән сатыла.
Татарстанстат хәбәр итүенчә, Уфа, Самара, Ульяновски, Саратовта барлык төр мотор ягулыгы, Киров, Ижевски һәм Пермьдә бензин бәясе узган атнада үзгәрешсез калган. Хәзер Идел буе федераль округында иң кыйммәтле А-76 бензин (19 сум 50 тиенлек)- Киров шәһәрендә, ә иң кыйммәтле АИ-92,93 ле (21 сум 83 тиен), АИ-95 ле (23 сум 69 тиен) бензин һәм дизель ягулыгы ( 19 сум 70 тиен) Түбән Новгордта теркәлгән. Бераз күтәрелүенә карамастан, АИ-92,93 ле бензинның иң арзанлысы Татарстан башкаласында сатылган. Идел буенда иң очсызлы - литры уртача 17 сум 58 тиен торган А-76 лы бензин Пензада, 22 сум 7 тиенлек АИ-95 ле ягулык Оренбургта теркәлгән. 18 сум 4 тиенлек арзанлы дизель ягулыгы Самарада тәкъдим ителгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз