Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” авторы белән хушлаштылар
Ул 9 нчы февральда 73 нче яшендә вафат булды
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Люция Камалова). Казанда танылган рәссам, архитеткор, сынчы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” авторы Илдар Ханов белән хушлаштылар. Ул 9 нчы февральда 73 нче яшендә вафат булды.
Хушлашу Иске Аракчино бистәсендәге “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе”ндә булды. Тантана бинаның эчендә узарга тиеш иде, ләкин рәссам буларак кына түгел, ә дәвалаучы буларак та танылган Илдар Ханов белән хушлашырга теләүчеләр бик күп иде, шуңа тантана урамда үтте.
Хушлашырга Илдар Хановның туганнары – тормыш иптәше, абыйсы, апасы килде. “Татар-информ” МАна билгеле булганча, Казанга әтисен җирләргә Мәскәүдән кызы да кайткан. Республика җитәкчелеге вәкилләре, дуслары, хезмәттәшләре, Татарстан мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре дә булды.
Чараның рәсми өлешен ачканда, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин Илдар Ханов турында никадәр генә яхшы сүзләр әйтелмәсен, барысы аз була, дип билгеләде.
“Рәссам, сынчы сәләтенә, кайчагында аңлата алмаслык сәләткә ия искиткеч кешенең җир йөзендәге тормышы тәмамланды”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, соңыннан ТР җитәкчелеге исеменнән кайгыны уртаклашу сүзләрен җиткерде.
“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева билгеләвенчә, “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” И.Хановның төп иҗат эше булып тора. “Ул, мөгаен, барыбызга да дошманлыктан башка яшәп була дигән васыяте”, - дип ассызыклады ул.
Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге вәкилләре дә килде, И.Хановның иҗат юлы башы нәкъ менә бу шәһәр белән бәйле. 1975 нче елда әлеге шәһәрдә “Ватан-ана” («Родина-мать») аның беренче сыны урнаштырылган, аның 1981-1991 нче елларда “Тормыш агачы” (“Древо жизни”), “Уяну” («Пробуждение»), “Эволюция” һәм “Фәрештә-саклаучы” (“Ангел-хранитель”) монумент композицияләре барлыкка килгән.
Илдар Хановның дуслары, рәссамнар, туганнары чыгыш ясады. “Миңа сөйләве авыр, ләкин барыннан да элек минем, бүген килгәнегез өчен, барыгызга да рәхмәт әйтәсе килә, - диде күз яшен яшермичә аның абыйсы Илгиз Ханов. – Ул башлаган эшне тәмамларга кирәк, аның көче җитмәде. Без Мәскәүдә идек, үлеменә кадәр ике сәгать калганда, ул көлде, соңыннан “йөрәк авыртып китте” диде, табиблар аны коткара алмаган... Ләкин аның турында хатирәләр исән булганда, ул барыбер безнең белән”.
Илдар Ханов Арча кыры зиратына җирләнде.
Илдар Мәнсәви улы Ханов 1940 нчы елда Иске Аракчино бистәсендә туган. 1960 нчы елда Казан сәнгать училищесын, 1968 нче елда Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган.
Ул 1994 нче елда “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” төзи башлаган.
И.М.Ханов күпкырлы иҗади шәхес иде. 40 ел дәвамында ул 70тән артык скульптура һәм монумент-декорация әсәрләре ясаган, йөзләп картина ясаган. Бүген аның иң яхшы эшләре Россия музейларын, шулай ук ТРның күп шәһәрләренең урамнарын һәм мәйданнарын бизи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз