news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Барлау» дигән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты узды

Казанда «Барлау» дигән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты узды

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән, Республика фәнни-методик үзәге тарафыннан Татарстан Республикасында һәм Россия төбәкләрендә иҗат итүче үзешчән композиторлар арасында үткәрелгән «Барлау» дип исемләнгән II Бөтентатар фестиваль-бәйгесенең Гала-концерты булып үтте. Тантанада ТР Мәдәният министры Илдус Тарханов һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин катнашты.

«Барлау» дигән II Бөтентатар җыр фестиваль-бәйгесендә катнашучы барлык һәвәскәр композиторларны да әлеге бәйге белән котлап, ТР Мәдәният министры Илдус Тарханов: «Үзешчән композиторларның иҗатын һәм осталыгын үстерү, башкаручыларның репертуарын яңа әсәрләр белән баету, шулай ук үзешчәннәр арасыннан талантларны барлау һәм халык иҗаты белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итү максатыннан башкарылган әлеге бәйгенең географиясе көннән-көн киңәя бара. Быел да бирегә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук Мәскәү, Омски, Новосибирски, Семипалатински һәм Пермь шәһәрләреннән Башкортстан Республикасыннан үзешчән композиторлар җыелды. Алар арасында төрле темаларга иҗат итүчеләр һәм шактый танылу яулап өлгергәннәре дә бар, - дип белдерде. –Шушы олы тантана уңаеннан сезне Мәдәният министрлыгы исеменнән чын күңелдән тәбрик итәм. Алда да иҗат чишмәгез саекмасын. Киләчәктә матур-матур җырлар белән бергә, фортепьяно һәм оркестрлар өчен дә әсәрләр иҗат итәргә язсын», - дигән теләктә калды мәдәният министры.

Концерт ахырында җиңүчеләр, ягъни лауреат исеменә Сабит Миңнеханов, Әлфия Шиһапова, Ландыш Зарипова, Ләйсән Һадиева, Илсур Хөснетдинов, Наилә Фатехова, Ренат Шәрифҗанов, Салават Шәрәфиев, Гөлсинә Сабирова, Габдеразак Мингалиев, Гөлназ Зарипова, Вәсим Әхмәтшин, Рафинат Сәлахов һәм Мәсгут Имашев лаек булды. Әдип Гаязов, Гакыйль Шәкүров, Мәҗит Зәйнуллин, Марсель Фәйзрахманов, Нурзадә Вәлиуллина, Илгизәр Исламов, Кәрим Камалетдинов, Рәфыйк Әүлияров, Харис Ибраһимов, Рәйсә Имамиева һәм Заһир Насыйбуллин бәйгенең дипломантлары итеп билгеләнде. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot