Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда барган утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведев спортны һәм спортчылар үстерүдә тәкъдимнәр кертте
Утырышта Татарстан уңай яктан үрнәк буларак күрсәтелде
(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Ратушасында башланган РФ Президенты карамагындагы Физик культура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, 2014 елда Сочида XXII кышкы Олимпия уеннарына һәм XI кышкы Паралимпия уеннарына, 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага, футбол буенча 2018 елда дөнья чемпионатына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча Совет белән Россия Олимпиячеләренә ярдәм күрсәтү фондының уртак утырышын ачып, РФ Президенты Дмитрий Медведев, ниятләнгәннәр буенча әле бернәрсә дә барып чыкмады: җәйге Олимпия уеннары төрләре буенча дөнья чемпионатларында былтыр Россия рәсми булмаган команда зачетында 2 нче урын алды, 2010-2011 еллар сезоны нәтиҗәләре буенча, Россиянең хәле Вонкувердагы уеннардан да мөшкелрәк – 11 нче урын. Рәсми булмаган команда зачетында илебез 13 нче урын гына били, Олимпия дисциплиналары буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләрен исәпләп – 14 нче гомумкоманда урыны, дип канәгатьсезлек белдерде һәм Сочи Олимпия уеннарына 3 елдан да азрак, Лондонда булачак Олимпия уеннарына нибары 1 ел калуын искәртте.
Хәзерге вакытта югары казанышлар спорты белән идарә итүдә оптималь структура оешып җитә алмады, спорт командалары әзерләү өчен җаваплылык тәгаен түгел, ул берничә структура – Россия Олимпия комитеты һәм РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, спорт федерацияләре, федераль үзәк һәм регионнар арасында аныкланмаган, шулай булгач, координацион үзәк кирәклеге аңланыла булыр, диде Президент.
Моннан тыш, төрле спорт федерацияләре әзерләгән спорт төрләрен үстерү программасына игътибар таләп ителә, алар күпчелек яктан дәүләт тарафыннан субсидияләнә, Россия Спорт министрлыгы ул программаларның үтәлешен кискен контрольда тотарга тиеш, хәтта спорт федерациясенең дәүләт аккредитациясен туктату белән янарлыгы, аны алырлыгы бар, диде ил башлыгы.
Спорт министрлыгына да, спорт федерацияләренә дә федераль һәм региональ хакимиятләр, муниципалитетлар белән тыгыз элемтәдә активрак эшләргә кирәк булачак, Татарстан бу мәсьәләдә лидерларның берсе, андый төбәкләрдә спортчылар үстерү югары дәрәҗәдә бара, дип республиканы үрнәк итеп күрсәтте Д.Медведев.
Искәртеп үтәбез: утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Талантлы яшьләр арасыннан җыелмалар өчен спорт кадрлары әзерләү, резерв булдыру мәсьәләсе элеккегедән үк килә, спорт вузларында белем алып чыкканнар хәзер нәрсә белән шөгыльләнә, аларны эшкә урнаштыру ничек бара, ә бит башка илләр андый университетлар белән мактана алмый. Җыелма командаларны медик-биологик яктан тәэмин ителешкә шактый күп акча бүлеп бирелә, бу программа иң зур нәтиҗә күрсәтергә тиеш, дип таләп куйды илебез Президенты һәм шушы көннәрдә РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгына допингка каршы гамәлдәге халыкара кагыйдәләрдән тайпылган спортчылар белән хезмәт килешүен өзү хокукы биргән законга кул куюын белдерде.
Методикалар искергән, илебездә җитештерелгән тренажерлар һәм спорт инвентарьлары, берничәсеннән кала, чит илләрнеке белән көндәш булырлык түгел, бу мәсьәләне Бөтенроссия физкультура фәнни тикшеренү институты да хәл итәрлек түгел, димәк, координацион үзәк кирәк, ул институт базасында Физик культура һәм спорт өлкәсендә федераль фәнни үзәк оештыруны Хөкүмәткә йөклим, ә тренажерлар һәм спорт инвентарьлары үзебезнең илдә эшләнергә тиеш, диде РФ Президенты. Олимпия хәрәкәте аркасында Олимпия принциплары бөтен дөньяга тарала, массакүләм спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен халык арасында формалаштыруга, моңа кече яшьтән күнектерүгә аеруча зур игътибар булырга тиеш, дөрес, федерация субъектларында тәҗрибә туплана. Гомумән алганда, уңай үзгәрешләр бар, шулай да, эшлиселәр хәттин ашкан, диде Д.Медведев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз