news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бара торган троллейбус артына балалар ябышып йөргән

Экстремал малайларны Павлюхин урамында Филармония янында күргәннәр.

Казанда бара торган троллейбус артына балалар ябышып йөргән
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанда хәрәкәт итә торган троллейбус артына тотынып баручы укучы балаларны видеога төшергәннәр. Шаһитлар видеоны социаль челтәрләрдә таратты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, экстремал укучыларны Павлюхин урамында Филармония янында күргәннәр. Видеода өч баланың хәрәкәт итә торган троллейбусның артындагы баскычка йөгереп килеп менүе күренә. Үсмерләр өчәүләп металл корылмага тотынып барырга тырыша. Малайларның берсе баскычтан югарырак үрмәли.

Малайларның куркыныч мавыгулары ничек тәмамлануы билгесез.

news_right_1
news_right_2
news_bot