news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда банктан 70 млн сумнан артык акча урлаганнар

«Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). «Кама коммерция банкы»ның ике ячейкасыннан билгесез затлар 70 млн сумнан артык акча урлаган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлыкка билгеле булганча, урлау төрле вакытта төрле кешеләргә карый торган төрле банк ячейкаларыннан булган. Гомумән алганда, җинаятьчеләр табышы 70 млн сумнан артык тәшкил итә.

«Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сорау белән мөрәҗәгать итте. «Казан шәһәренең саклык учреждениеләренең берсендә акча урлау факты буенча тикшерү органнары тарафыннан «Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot