news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда банк хезмәткәре һәм сукбай дусты ялган кредит рәсмиләштереп акча үзләштергән

Тиздән җинаять эшен судка җибәрәчәкләр.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанда  банкта эшләүче 24 яшьлек хезмәткәр һәм аның беркайда да эшләми торган 36 яшьлек танышы 13 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Тикшерү фикеренчә, 2019 елның октябреннән 2020 елның гыйнварына кадәр ир-атлар, хезмәт урыныннан файдаланып, банкта ялган затларга кредитлар рәсмиләштергән. Шул ук вакытта банк хезмәткәре мәгълүматлар базасына «клиентларның» ышанычлылыгы турында ялган мәгълүмат урнаштырган. Кредитлар суммасы 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил иткән.

Шуннан соң ир-атлар акчаны үзләренә алган. Банкка 13 миллион сумнан артык зыян килгән.

Әлеге факт буенча «Хезмәт урыныннан файдаланып компьютер мәгълүматларын хокуксыз кулллану» һәм «Компьютер мәгълүматы өлкәсендә мошенниклык» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атлар үз гаепләрен өлешчә таныган, зыянны капламаганнар. Хәзер алар шәһәрдән чыгып китмәү турында гаризага кул куйган.

Тиздән җинаять эше Казанның Вахитов районы судына алга таба тикшерү өчен җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100