Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
19 майда Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләячәкләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
19 майда Татарстан матбугаты көнендә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында «Бәллүр каләм» XXVIII республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Бәйгене «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Журналистлар союзы гамәлгә куя. Чарада Татарстан җитәкчеләре, журналистлар, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының төбәк вәкилләре, тармак ветераннары, блогерлар, узган еллар лауреатлары, Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашачак. Бәйрәмдә медиа тармагындагы яңа проектлар белән танышу өчен күргәзмәләр оештырыла. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.
Катнашу өчен гаризаны сылтама аша тутырырга кирәк. Катнашу расланган теркәлү буенча бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз