news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда баласына 1,3 миллион сум алимент түләмәгән хатын-кызны хөкем итәчәкләр

Казанда яшәүче 44 яшьлек хатын-кыз баласына алимент түләмәүдә гаепләнә. Татарстан Прокуратурасы хәбәр иткәнчә, аның бурычы 1,3 миллион сумнан артык.

Хокук саклаучыларның версиясе нигезендә, хатын-кыз алиментларын түләп бармаган. 2022 елның апреленнән башлап аның бурычы 1,3 миллион сумнан арткан.

Хатын үзенең гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Казанның Киров район судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot