news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда баласын юл кырыенда ташлап калдырган ир-атка хөкем карары чыгардылар

25 июльдә кич белән ир-ат бер яшьлек кызын юл кырыенда калдырып киткән.

Казанда баласын юл кырыенда ташлап калдырган ир-атка хөкем карары чыгардылар
Елена Саляхова

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Бүген Казанның Совет районы суды бер яшьлек кызын юл кырыенда калдырып киткән 28 яшьлек Иван Дмитриевны гаепле дип тапты һәм ярты ел төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде.

Кызның ата-анасы татулашуны исәпкә алып, судтан җинаять эшен туктатуны сорады. «Иван кызны бик ярата. Ул аңа зыян китерә алмас иде», – диде хөкем ителүченең хатыны Анжелика Дмитриева.

Әмма прокурор судтан Иван Дмитриевка җәза бирүне һәм төзәтү эшләре билгеләүне сорады. Бүген суд ата кешене алты айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 25 июльдә кич белән Нәҗип Җиһанов урамында юл кырыенда ташлап калдырылган бер яшьлек баланы тапканнар. Полиция хезмәткәрләре баланы табибларга тапшырган.

Соңрак баланың ата-анасын тапканнар. 28 яшьлек ата кеше хатыны белән талашкач, баланы машинадан төшереп калдыруы турында сөйләгән. Ул хатыны баланы килеп алыр дип уйлаган, әмма ана кеше үз эшләре белән киткән.

Бу хәлдән соң кызның ата-анасы административ җаваплылыкка тартылды, ә ата кешегә карата җинаять эше кузгаттылар. 14 октябрьдә кызның атасы суд каршына басты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100