Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда баласын кыйнаган ир-атка карата җинаять эше ачылган
Хокук саклау органнары исерек хәлдә сабыен кыйнаган Казан кешесенә карата җинаять эше кузгатты. Җинаять эше балигъ булмаган баланы газаплау маддәсе буенча ачылды.
Социаль челтәрләрдә таралган видеода күренгәнчә, ир-ат кечкенә малайга суга, аны мыскыл итә һәм кимсетә. Бер мизгелдә бала асфальтка егыла һәм аңын югалта, әмма әти кеше аны мәсхәрәләвен дәвам итә.
«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, әтисе тарафыннан көчләү корбаны булган малай җитди авырудан интегә һәм бу эшне тагын да катлауландыра.
Искәртеп узабыз, Татарстан прокуратурасы республика прокуроры Альберт Суяргулов күрсәтмәсе белән әлеге видео чыкканнан соң тикшерү эшен башлады. Тикшерү барышы махсус контрольгә алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз