Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда баласын чүп савытына ташлаган ана табылды
Кулга алынган хатын бала җәсәде табылган урыннан ерак түгел генә урнашкан йортларның берсендә яши.
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Полиция хезмәткәрләре Казанда яңа туган баласын чүп савытына ыргыткан дип фаразланылган бер хатынны кулга алдылар, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хокук саклау органнары чыганагы.
Исегезгә төшерәбез, 27 февральдә Габишев урамының 35 нче йорты янында, урам җыештыручы, чүп җыю мәйданчыгындагы чүп савытында яңа туган бала гәүдәсенә тап була. Ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен, баланың җәсәде, суд-медицина тикшерү органнарына тапшырыла.
Чыганактан алынган мәгълүмат буенча, тоткарланган хатын – Үзбәкстан гражданы, 29 яшендә. Алдарак әйтеп узганча, ул бала җәсәде табылган урыннан ерак түгел генә бер йортта яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз