news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балага пычак белән һөҗүм иткән үсмер мылтык белән тотылган малайның дусты булган

Дәрвишләр бистәсендә мәктәп укучысына пычак белән һөҗүм иткән үсмер узган ел хокук сакчылары кулына эләккән булган инде. Ул вакытта аның дусты мәктәптә мылтык белән атыш оештырырга әзерләнгән дигән шик белән тоткарлаган булган. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.

Ул чакта хокук саклау хезмәткәрләре яшүсмерләрне корал яшергән урыннарында көтеп торган. Аларның берсен тоткарлаганнар.

Тәртип сакчылары белән әңгәмә барышында яшүсмер җинаять кылырга аны Ярослав исемле Украина гражданины үгетләве турында сөйләгән. Бала аның белән социаль челтәрдә аралашкан. Аның өендә пневматик мылтык, ә телефонында бу мылтыкны сугыш коралына ничек әйләндереп булуы турында эзләү тарихы табылган.

Ә бүгенге низагта катнашкан үсмернең бер ел элек тоткарланган малайның дусты булуы ачыкланган. Яшүсмерләр арасында низаг берсенең сыйныфташ кызының кыз туганы аркасында чыккан. Малай кызга бәйләнгән, дип аңлаталар. Спорт мәйданчыгы янында үсмерләрнең берсе икенчесенең күкрәгенә пычак белән һөҗүм иткән.

Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән. Полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре бу хәлгә бәйле тикшерү эше башлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot