news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда баланы бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр

Баланы машина җәяүлеләр кичүендә бәрдергән.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре 21 сентябрьдә 11 яшьлек кыз баланы бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качып киткән машина йөртүчене эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Машина баланы Сыртланова урамындагы 6нчы йорт каршында кичке сәгать 5ләр тирәсендә бәрдергән. Автомобиль кызны җәяүлеләр кичүендә бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Һәлакәт нәтиҗәсендә баланың оча сөякләре сынган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге һәлакәтне күрүчеләрне эзли. Шаһитларның 5-333-848 һәм 02 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100