news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда баланы бәрдергән автоледига карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә

Бу хәл кичә көндез Казанның Идел буе районында булган.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Казанда баланы бәрдергән автоледига карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” Казанның Идел буе районы Кол Гали урамында “Лада” белән идарә итүче хатын-кызның “зебра”да бала бәрдерүе турында хәбәр иткән иде. Видеода баланың җәяүлеләр юлына чыгуы, самокатка басуы һәм юл аша чыгарга омтылуы күренә. Шул вакытта аны җиңел машина бәрдереп китә. Бала машина капотында берничә метр бара, аннары автомобиль тәгәрмәче астына эләгә.

2 яшьлек малайны хастаханәгә озатканнар. Табиблар баш мие селкенүен һәм имгәнүләр булуын теркәгән.

Хәзер машина йөртүче хатын-кызны җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot