news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзлиләр

ЮХИДИ хезмәткәрләре вакыйганың шаһитларын элемтәгә чыгарга чакыра.

(Казан, 31 март, "Татар-информ"). Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүле юл кичүендә баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене эзли. Юл-транспорт һәлакәте 30 мартта көндез Копылов урамында булган. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Копылов урамы 18 нче йорттан ерак түгел урында булган. 12 яшьлек кыз бала юл аша светофорның яшел уты янган вакытта чыккан. Шул вакытта аны билгесез автомобиль бәрдереп кача. Һәлакәт аркасында кыз бала аягын имгәтә.

Казанның Дәүләтавтоинспекциясе, һәлакәтне күреп калучылар булса, (843) 5-333-848 һәм 5-333-851 телефон номерлары аша элемтәгә керүләрен сорый.

news_right_1
news_right_2
news_bot