news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балалы хезмәткәрләр өчен еллык яңа түләү кертергә тәкъдим иттеләр

Казанда балалы хезмәткәрләр өчен еллык яңа түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Казанның аерым муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренә һәр бала өчен ел саен 3 мең сум күләмендә матди ярдәм билгеләнә ала. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ проекты нигезендә, түләү хокукын 18 яшьтән кечерәк балалары булган хезмәткәрләр алачак. Яшь агымдагы финанс елының 1 гыйнварына исәпкә алыначак.

Матди ярдәм алу өчен эш бирүчегә 10 декабрьгә кадәр гариза бирергә һәм баланың туу яки уллыкка алынуы турында таныклык күчермәсен теркәргә кирәк. Акчаны елга бер тапкыр – декабрьдә түләргә планлаштыралар.

Үзгәрешләр Казанның ведомство буйсынуындагы аерым муниципаль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләре хезмәткәрләренә кагылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot