news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балалы хатынны юлда машина бәрдергән

36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Казанда юлда балалы хатынны 20 яшьлек йөртүче утырган "Опель" машинасы бәрдергән. Бу турыда "Татар-информ"га Дәүләт автоинспекциясендә әйттеләр.

Кичә Адоратский урамында 36 яшьлек хатын 6 яшьлек кызы белән тиеш булмаган урында юл аша чыгып бара торган булган. 20 яшьлек машина йөртүче туктарга өлгермәгән һәм аларны бәрдергән.

Хатынның баш мие селкенгән, баланың маңгае бәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot