Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балалы әниләрне диспансеризация узарга чакыралар
Әниләр көне алдыннан Казанның 21 нче поликлиникасында хатын-кызлар өчен диспансеризация узачак. Әниләре белән килгән балалар мастер-классларда катнаша алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
Диспансеризация һәм мастер-класслар 10:00 дә башланачак һәм 14:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Хатын-кызлар флюорография, ЭКГ, акушер-гинекологта тикшерү, сөт бизләрен пальпацияләү һәм аналык муенын тикшерү өчен материал җыю уза алачак. Моннан тыш, канның гомуми анализын һәм яшерен канга тизәк анализын тапшырырга, җенси юл белән йога торган инфекцияләрне һәм кеше папилломасының ДНК-вирусын тикшерергә, шулай ук кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин булачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз