news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Балаларны яклау көнен бәйрәм итәләр

Бүген Казанның “Черек күл” паркында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелә

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның “Черек күл” паркында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелә.
Бәйрәм кысаларында шөһәрнең төрле балалар оешмалары оештырган берьюлы берничә күңел ачу мәйданы эшләячәк.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Балалар оешмалары советы узган Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елының брендлы проекты – “Республика зарядкасы”н тәкъдим итәчәк, - дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot