Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да тәрбияләячәкләр
Казанда балаларны гына түгел, аларның ата-аналарын да тәрбияләячәкләр
(Казан, 24 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казан шәһәре Советы депутатлары XXI сессияләрендә 2004-2014 елларга исәпләнгән «Казан гаиләсе» шәһәр максатчан программасын кабул итте. Документны әзерләү барышында аңа 17 үзгәреш һәм өстәмә кертелгән. Алар, нигездә, гаиләгә, аның ялын ничек үткәрү, шулай ук балаларын лаеклы гражданнар итеп тәрбияләү өчен ата-аналарның педагогика нигезләрен белү мәсьәләләренә кагылышлы.
Бу мәсьәлә буенча доклад белән Әлфия Тутаева чыгыш ясады. Ул белдергәнчә, документ барлык килгән тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләрне исәпкә алып эшләп бетерелгән. Программаны финанслау чыганаклары да билгеләнгән – бюджет акчалары, предприятие һәм оешма акчалары, бюджеттан тыш чыганаклар. Беренче этапта гына да чыгымнар күләме 257 миллион 105 мең сум тәшкил итәчәк. Программаны гамәлгә ашыруга шәһәрнең күп кенә предприятиеләре, оешмалары, Казан хакимиятенең структур бүлекчәләре кушылачак. Аерым алганда, шәһәр ЗАГСлары каршында гаиләләр белән эшләү бүлекләре төзеләчәк. Беренче тапкыр өйләнешүчеләргә аерым игътибар биреләчәк. Кияү һәм кәләш ирекле шартларда тест узарга тиеш булачак. Рәсми никахларыннан соң да яшьләр ЗАГС белгечләре «канаты» астында булачак. Алар теләсә кайсы вакытта бирегә консультация алырга килергә мөмкин. ЗАГС хезмәткәрләре яшь гаиләне аерылышуга китерә торган катлаулы хәлдә ярдәм итәргә әзер. Моннан тыш, программаны гамәлгә ашыру барышында шәһәр китапханәләрендә «Минем гаилә» дип аталган гаилә китап укулары клублары төзү, гаилә проблемалары буенча семинарлар үткәрү каралган. Гаилә белән мәктәпнең багланышлары да ныклырак булачак, уртак эшчәнлек төрләре, мәсәлән, гаилә буыннарын тәкъдим итү, киңрәк кулланылачак.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз