news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балаларны машинада автокреслосыз утыртып йөрткән алты кешене штрафка тартканнар

21 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Казан автоинспекторлары «Кышкы каникуллар» дигән профилактик чара үткәрә, шушы вакыт аралыгында алар балаларны автомобиль салонында тиешенчә утыртып йөртмәгән шоферларны ачыклый.

5 декабрь көнендә генә дә инспекторлар 90га якын машина йөртүчене тикшергән, шуларның алтысына балаларны автокреслосыз йөрткән өчен беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Барлык машина йөртүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү зарурлыгы турында профилактик әңгәмә уздырылды», – дип хәбәр итте Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары полиция подполковнигы Нияз Яруллин.

ЮХИДИ машина йөртүчеләргә балаларны автокреслоларда утыртып йөртергә кирәген тагын бер кат искәртә. Исегезгә төшерәбез, җиде яшькә кадәрге бала машинада бары тик автокреслода, 7-11 яшьлек балалар – автомобильнең арткы утыргычында автокреслода яки куркынычсызлык каешлары белән, алгы утыргычта –  автокреслода гына утырып йөрергә тиеш.

Махсус утыргыч шулай ук баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен өч мең сум штраф каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100