Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр
Татарстан башкаласының белем бирү учреждениеләрендә бер тәүлеккә эш тәртибен үзгәрттеләр.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда начар һава торышы аркасында балаларга мәктәп һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Шәһәр мәгариф идарәсенә сылтама ясап Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстан башкаласының белем бирү учреждениеләрендә бер тәүлеккә эш тәртибе үзгәртелә
4 февральдән 5сенә каршы төндә һәм 5 февраль иртәсендә Казанда айлык явым-төшем күләмендәге кадәр кар яуган. Төнлә Татарстан башкаласы урамнарын кардан арындыру өчен подряд оешмаларының барлык техникасы чыккан.
Буран булу сәбәпле, халыкара һәм эчке рейслар буенча самолетлар Татарстан башкаласыннан очып китә алмый.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә мәктәпкә бармаска рөхсәт иттеләр, кар чистартырга хәрбиләр чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз