news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда балаларга куша торган иң популяр исемнәр билгеле

Казандагы иң яшь анага 19 яшь, иң өлкәненә – 45 яшь.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Казанда балаларга куша торган иң популяр исемнәр турында Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсенә сылтама белән, шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

16 августтан 22 августка кадәр Казанда 350 бала, шул исәптән 187 малай һәм 163 кыз туган. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Александр, Әмир, София, Аяз, Әскар, Ева, Асель, Марк, Алисә, Самир, Әминә. Сирәк кушылган исемнәр: Элиза, Марьяна, Софи, Эльман, Рим, Мөслимә, Станислава, Арслан, Ирада.

Казанда иң яшь анага 19 яшь, иң өлкәненә – 45 яшь. Иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкәненә – 53 яшь.

Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 530 һәм 4730 грамм.

news_right_1
news_right_2
news_bot