news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар

Операция өчен коралларны хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага сатып алганнар.

Казанда балаларда остеохондроз авыруын хирургик ысул белән дәвалый башладылар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Балалар республика клиник хастаханәсенең нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Операцияләрне Татарстаннан 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләргә ясаганнар.

Мондый оператив гамәлләр ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага хирургия инструментарие сатып алынганнан соң мөмкин булды. Элек мондый диагнозлы пациентларга операцияләр өлкәннәр өчен медицина учреждениеләрендә ясалдылар, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100