Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балалар волейбол мәктәбенә укучылар туплана
Кайсы елда тууларына карап, балаларның буйларына карата шарт куелган
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”). Казанның Мәскәү районында Волгоград ур., 10 адресы буенча урнашкан “Юность” волейбол буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә балалар җыялар.
Мәктәп 2002-2005 елгы ир балалар, шулай ук 2002-2007 елгы кыз балаларны кабул итә. Булачак спортчылар белән дәресләр бушлай үткәреләчәк. Дәресләр уздыру тәртибе, өйрәтү төркеменә бәйле рәвештә, төзелә, дип хәбәр итә СпоРТ блогы.
Кайсы елда тууларына карап, балаларның буйларына карата шарт куелган.
Ир балаларның буе кимендә түбәндәгечә булырга тиеш, ягъни шуннан озынрак буйлы булу кирәк:
2002 елда туганнар өчен – 160 см;
2003 елгыларга – 160 см;
2004 елгыларга – 150 см;
2005 елгыларга – 145 см.
Кызлар өчен түбәндәге буй үлчәмнәре таләп ителә:
2002 елда туганнар өчен – 175 см-дан югарырак;
2003 елгыларга да шулай ук – 175 см-дан;
2004 елгыларга – 155 см-дан;
2005-2007 елда туганнар өчен – озын буйлылар.
“Юность” спорт мәктәбендә хәзерге вакытта 406 бала шөгыльләнә, дип ачыклык кертә башкала мэриясе сайты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз