Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда балалар «Туган батыр» призларына көрәшнең өч төре буенча бил алыштылар
Казанның «Ак барс» көрәш сараенда балалар арасында «Туган батыр» призларына көрәш ярышлары узды. 7-14 яшьлек балалар грэпплинг, ирекле стиль һәм грек-рим көрәше буенча бил алыштылар.
Ачылыш тантанасында катнашучыларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов сәламләде.
«Сезнең арагызда булачак Россия, Европа, дөнья, Олимпия уеннары чемпионнары булуына ышанам. Сезгә шундый мөмкинлек тудырганнары өчен әти-әниләрегезгә рәхмәт. Сез чын ирләр булырсыз, дип ышанам. Һәрвакыт спорт, көрәш белән шөгыльләнегез», – диде Хәлил Шәйхетдинов.
«Туган батыр» призына үткәрелүче ярышның инициаторы – «Туган авылым» комплексы, «Изгелек янәшә» хәйрия фонды җитәкчесе, ТР грэпплинг федерациясе президенты, «Туган батыр» проекты җитәкчесе Радик Абдрахманов. Ул барлык катнашучыларга уңышлар теләде.
«Сез барыгыз да җиңүчеләр, сез барыгыз да «Туган батыр»лар, Ватаныбызның булачак сакчылары! Бүген тренерларыгызны, әти-әниләрегезне шатландыруыгызны телим. Әниләрегезне котларга онытмагыз. Бүген көчлеләрнең җиңүен телим. Җиңелүчеләр борчылмагыз. Җиңелү ул күбрәк шөгыльләнергә, үз өстеңдә эшләргә кирәклеген аңлата. Барыгызга да уңышлар телим», – диде Радик Абдрахманов.
ТР спорт көрәше федерациясе вице-президенты Ленар Гаянов татар җирендә Олимпия чемпионнары чыгуын теләде.
«Сез – геройлар, сез көчле спорт төре белән шөгыльләнәсез, сез чын ирләр. Без татар җирендә туып-үскән Олимпия чемпионнары барлыкка килүен телибез. Балаларларга биргән игътибарыгыз өчен әти-әниләргә зур рәхмәт. Балалар – безнең киләчәгебез. Сәламәт милләт – көчле милләт», – диде Ленар Гаянов.
ТР спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин «Туган батыр» образы халыкның ихтыяр көчен сыйфатлавын әйтте. «Бу батыр безнең йөрәктә яшәргә тиеш», – диде ул.
«Максатчан эш нәтиҗәсендә бүген спорт көрәше белән 10 меңнән артык егет һәм кыз шөгыльләнә. «Туган батыр» исә татар милләтенең генә түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларының ихтыяр көчен гәүдәләндерә. «Туган батыр» – ул безнең халыкның барлык яхшы сыйфатларын гына җыя торган образ. Бу батыр безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш», – диде Гобәйдуллин.
Турнир җиңүчеләре «Туган батыр» символика сурәтләнгән медаль һәм дипломнар белән бүләкләнә. Шулай ук, үз категорияләрендә беренче урын алган көрәшчеләр арасында Sony PlayStation уен приставкасы уйнатыла. Тамашачылар исә лотерея уеннарында катнаша алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз