news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда балалар техник иҗатының республика күргәзмәсе ачыла

Казанда балалар техник иҗатының республика күргәзмәсе ачыла

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Дания Моисеева). 7 апрельдә Казанның Шәһәр балалар техник иҗаты үзәгендә техник иҗат буенча Татарстанда балалар техник иҗатының үсешенә 75 ел тулуга, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына һәм Казанның 1000 еллыгына багышланган республика күргәзмәсе ачыла. Анда балаларның 320 эше урын алачак.

Күргәзмәдә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Чистай һәм Лениногорски шәһәрләреннән, шулай ук республиканың Сарман, Алексеевски, Балык Бистәсе, Тукай, Биектау, Буа, Түбән Кама, Югары Ослан, Арча, Спас, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан балалар техник иҗаты күрсәтелә. Күргәзмәдәге экспонатлар 3 төргә бүленгән: Бөек Ватан сугышы вакытындагы сугыш техникасы модельләре һәм макетлары, декоратив-гамәли иҗат һәм хәрәкәт итә торган техник модельләр. Шулар арасында иң күбесе — спорт очкычлары, кораблар һәм автомашиналар модельләре. Биредә шулай ук сугыш вакыйгаларын тасвирлаган гобеленнарны, Казан ханлыгы чорындагы мәчет макетларын, хәрби киемнәрне, радиоэлектроника приборларын, механик уенчыкларны һәм хәтта инкубатор макетын да күрергә мөмкин.

Әлеге үзенчәлекле күргәзмә апрель ахырына кадәр эшләячәк. Анда катнашкан иң оста кулларны ачыклау өчен мәртәбәле жюри инде үз эшен башлады. Аның составында Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге мөдире Рево Вәлиев (рәис), Уйлап табучылар һәм рационализаторларның республика оешмасы советы рәисе Мөхәммәт Әюпов, укучыларның «Максат» дигән техник иҗат һәм белем алу методик республика үзәге директоры Роза Порфильева һ.б. бар. Күргәзмәдә призлы урыннар яулаган эшләр Мәскәүдәге Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә булачак Яшьләрнең фәнни-техник иҗаты буенча V Бөтенроссия күргәзмәсенә җибәреләчәк. Ә иң яхшылары исә укучыларның Мәскәүдә даими эшләүче техник иҗат даими эшләүче федераль үзәгенең күргәзмәсенә куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100