Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Балалар сәнгать мәктәбе тарихына багышланган китап чыкты
Китап 1нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбенең 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Балалар сәнгать мәктәпләре тарихына багышланган беренче китап басылып чыккан. Китап 1нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбенең 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән. Әлеге китап белән «Татар-информ» хәбәрчесе тынышты.
«Зарисовки детства. Из истории художественных школ г. Казани» дип аталган китапның әлегә беренче өлеше генә басылып чыккан. Ул мәктәп тарихының 1940-1965 елларын үз эченә алган. Китап архив документларын өйрәнеп һәм биредә укыган укучыларның истәлекләрен файдаланып төзелгән.
Китапның төзүчесе — редактор һәм дизайнер Розалина Мусабирова. Фәнни редактор — Роза Солтанова. Китап Балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталия Тишенкова инициативасы белән дөнья күргән.
Әлеге басма затлы тышлык белән зур форматта, архив фотоларын кулланып әзерләнгән. Мәктәптәнең беренче чыгарылышы булган укучылар турында да мәгълүмат бирелә. Билгеле рәссамнарның хәзерге эшчәнлеге дә урын алган. Хәзер китапның дәвамы әзерләнә.
Балалар сәнгать мәктәбенең тарихы Казан сәнгать мәктәбенең Балалар төркеменнән башланган. Мәктәп үзенең эшчәнлеген сугыш елларында да туктатмаган. «Сәнгать мәктәбенең иң кадерле раритеты 1940 елны ясалган ала карга карачкысы. 80 ел эчендә аны биредә укыган барлык укучылар да ясаган», — диелгән китапта. Бу мәктәп 2012 елдан бирле «Әкият» балалар үзәгендә эшли.
Китапны төзүчеләр биредә күренекле рәссамнар Илдар Ханов, Рөстәм Килдебәков, Игорь Башмаков, Вячеслав Бибишев, Рәшит Госманов, Шамил Шәйдуллиннар укуын билгеләп уза. Танылган артист Альберт Әсәдуллин, күренекле галим Роальд Сәгъдиев та шушы мәктәптә укыган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз