news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда балалар пычаклар белән селтәнеп талашкан вакыйганы прокуратура тикшерә

Видеодан күренгәнчә, берничә малай Казанның Киров районы Поселковый урамында таяклар һәм пычаклар белән селтәнә. Балаларның бер-берсенә әдәпсезләр сүзләр әйткәне ишетелә.

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Прокуратура Казанда балалар пычаклар белән үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган хәлне тикшерәчәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Видеодан күренгәнчә, берничә малай Казанның Киров районы Поселковый урамында таяклар һәм пычаклар белән селтәнә. Балаларның бер-берсенә әдәпсез сүзләр әйткәне ишетелә.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков әлеге хәлне тикшерергә кушты.

Күзәтү ведомствосы алдында яшүсмерләр арасындагы җинаятьләр һәм хокук бозу очракларын кисәтү буенча махсус хезмәтләрнең эшен тикшерү, шулай ук әлеге яшүсмерләрнең әти-әниләренең гамәлләренә бәя бирү бурычы тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100