Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда балалар онкологиясе үзәген төзү 650 млн сумга төшәчәк
Төзелешне 2021 елның 30 декабренә тәмамларга планлаштыралар.
(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда балалар онкологиясе, хирургия һәм гематология үзәген төзү 650 млн сумга төшәчәк дип фаразлана. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
«Төзелеш-монтаж һәм башка эшләргә, шул исәптән җиһазларны урнаштыру һәм монтажлауга финанслау лимиты - 650 млн 261 мең 764 сум», — дип билгеләп үтелә тендер документларында.
Проектлана торган корылма Балалар Республика клиник хастаханәсе биналары комплексының бер өлеше булачак. Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге онкология белән авыручыларга озак вакытлы стационар режимда медицина ярдәме күрсәтәчәк. Шулай ук үзәк составына лаборатория һәм кан җибәрү бүлеге дә керәчәк.
Бина 100 урынга исәпләнгән. Акча Татарстан бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
- Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз