Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда балалар өчен «Әнкәй теле» татарча сәхнә сөйләме сәнгате курслары башланды
Казанда балалар өчен «Әнкәй теле» татарча сәхнә сөйләме сәнгате курслары башланды. Бу хакта Шәрык клубы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Курслар балаларны татар телендә иркен сөйләшергә, сәхнәдә сынатмаска һәм үз фикерен төгәл җиткерергә өйрәтәчәк. Программа туган телне өйрәнүне һәм сәхнә сөйләме сәнгатен бер кызыклы курска берләштерә.
Дәресләрдә балагызны нәрсәләр көтә:
- «Җанлы» татар теле: уеннар, әкиятләр һәм интерактив биремнәр аша тел мохитенә чуму;
- Сәхнә сөйләме: дөрес сулыш алу, дикция һәм матур әйтелеш өстендә эшләү.
Дәресләр 3, 10, 17, 24 һәм 31 октябрьдә 14:00 сәгатьтә оештырылачак.
Очрашулар уен формасында һәм дустанә мохиттә узачак, диелә хәбәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз